Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмаз Мирзаянов хатынын шаккаттырган

Артист хатыны белән бәрәңге чокырында фотога төшкән.

news_top_970_100
Алмаз Мирзаянов хатынын шаккаттырган
Салават Камалетдинов

Җырчылар Алмаз Мирзаянов белән Зөлфирә Шәйдуллина авылда бәрәңге чыгарганнар. Артист хатыны белән бәрәңге чокырында төшкән фото куйган.

«Бездә бәрәңгене кышка җиргә күмәләр дигәч, Зөлфирәм ышанмаган иде! Менә ул көн килеп җитте! Безнең авылда да бәрәңге чыгардык! Су бер почмагына гына кергән бераз, калганы тәртип», - дип язган Алмаз фото янына.

Бәрәңгене кышка саклау ысулы күп кешедә кызыксыну уяткан. Кемнәр шаккаткан, кемнәрдер шулай эшләп карарга теләкләрен белдергән.

«Мөслим ягында туып усеп, беренче тапкыр ишетәм мондый ысулны. Синнән чыгар инде җыен кызык-мызык әйберләр. Тагын кешедә булмаган нинди әйберләр төшереп, сөйләп шаккатырасың инде? Концертларыңда да сөйлә. Бөтен кеше Инстаграмда утырмый бит. Бөтен артистлар арасында син шушындый берәү генә»;

«Кызык, беренче ишетәм. Бу мескен бәрәңгене күм, казып чыгар, аннары тагын казы да, тагын күм»;

«Беренче күрәм җирне казып, бәрәңге салганны. Өстен нәрсә белән каплыйсың? Кар базына салмыйсызмыни? Әле анда салгач та өстен кат-кат каплыйбыз бит. Ә монда җирне казыйсыз да саласыз. Шаккатмалы»;

«И, Ходаем! Бик мәшәкатьледер бу. Баз юкмыни?»;

«Салкын кышта бәрәңге өшемиме? Чокырыгыз да тирән түгел бит», - дип язган артистын аккаунтын күзәтүчеләр.

Алмаз Мирзаянов инстачыларга җавап язган.

«Бер метр тирәнлектә казылган чокырның астына һәм кырларына яхшылап салам түшәп, капчыклап бәрәңгене салалар (элек капчыксыз сала идек). Өстенә дә салам түшәп, җирне өеп, күмеп куялар! Бик салкын кышларда да сирәк өши иде бугай, чөнки кар күп була иде. Иң мөһиме - су кермәсен. Кар базы бар, анда маллар ашый торган чөгендер була иде, гадәттә», - дигән ул.

«Минем күргән бар, күп кеше шулай күмә. Алмазлар молодец, эшләп кенә торалар, үзләре рәхәтләнеп көлеп, җырлап та йөриләр. Әле кишер алалар, әле сарайда маллар карыйлар, я ишек алдында эшлиләр. Дөньяның рәхәте, яме шулдыр аның», - дип язган бер игътибарлы инстачы.

«Беренче ишетәм. Әниеңә сәлам әйт», - дип язган атказанмаган җырчы Илсөя Бәдретдинова.

«Әтине кая куярга?» - дип шаярткан Алмаз.

«Гадәттә, әниеңә сәлам әйт. Әтиең утырмага килсен дип әйтәләр», - дигән виртуаль дусларының берсе.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100