Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхи музее ачылышында сеңлесе «Сахраларга чыксаң җырлар җырла» җырын җырлаган

Кичә Башкортстанда Хәния Фәрхи музее ачылды.

news_top_970_100
Хәния Фәрхи музее ачылышында сеңлесе «Сахраларга чыксаң җырлар җырла» җырын җырлаган

2021 елның 28 ноябрендә Тәтешле районы Югары Тәтешле авылында Хәния Фәрхи хөрмәтенә гаять зур музей ачылды.

Район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов, район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасасы Әлфия Шәйнурова белән берлектә җырчы хөрмәтенә багышланган кичә оештырдылар. Концертта Хәния Фәрхинең сеңлесе Фәрхи-Фирүзә Ибәтуллина да чыгыш ясады. «Сахраларга чыксаң җырлар җырла» җырын җырчының туганы Галия Ибәтуллина башкаруында ишетелде. 

Ой, мин бу музейның ачылуын түземсезлек белән көттем. Мин бөтен районга, бу истәлек кичәсен оештыручыларга, барлык килгән кунакларга чиксез рәхмәтле, чөнки алар Хәния апамныонытмыйлар, яратып һәм хөрмәт итеп яшиләр. Кызганычка каршы, Хәния апам бу якты дөньяны ташлап китүенә дүрт еллап вакыт узды инде… Ләкин мин ышанам: якташлары горурланганнары өчен Хәния апам бик шатлана», — диде җырчының бертуган апасының кызы Галия Ибәтуллина.

Без, яшь буын — туган ягыбызның киләчәге өчен җаваплы кешеләр. Тарихсыз бер генә көн дә яши алмыйбыз бит, шуңа күрә тирән эз калдырган якты йолдызларыбызга битараф булмыйк, киресенчә, истәлек кичәләрен ешрак үткәреп торыйк. Музейлар бер-бер артлы яңарып һәм ачылып кына торса бик яхшы булыр иде, чөнки аларның әһәмияте бик мөһим: күпме тарих, күпме заманалар вакыйгалары алар үзләрендә саклыйлар!

Хәния Фәрхи Башкортстан Республикасының Тәтешле районында Үрге Салаюа авылында туып үсә. 2017 елның июлендә кисәк вафат булды. Ул халык хәтереннән ул чыкмый, тамашачылары йөрәк түрендә олы урын алып тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100