Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артур Mauzer белән Лия Шәмсина кире Дубайга күченгән

Яшь җырчылар Дубайда иҗат белән шөгыльләнәчәк. Артур үзенең яңа килешүләр төзүе турында хәбәр итә.

news_top_970_100
Артур Mauzer белән Лия Шәмсина кире Дубайга күченгән
https://www.instagram.com/arthurmauzer/

Саксафончы Артур Маузер хатыны, җырчы Лия Шәмсина белән кире Дубайга күченгән. Бу хакта ул инстаграмда хәбәр итә.

«Килдек, контрактлар төзедек. Тиздән эшкә керешәбез», — дип язган ул.

Артур белән Лия никах укытканнан соң Дубайга киткәннәр иде. Пандемия башлану сәбәпле чикләүләр кертелгәч, алар кире Татарстанга әйләнеп кайтты. Чаллыда туклану өлкәсендә шәхси бизнесларын ачып җибәрделәр.

«Татарстанга әйләнеп кайтсак та, Дубайда безгә һәрвакыт ишекләр ачык, контрактларым бар. Кайтып китәр алдыннан Дубайдагы иң зур кунакханә Бурдж-эл-Араб белән килешү төзегән идем. Алар барысы да үз көчендә калды. Иртәгә китеп, эшебезне дәвам итү мөмкинлеге бар». — дип сөйләгән иде Артур «Интертат»ка.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100