Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Рәнис Габбазов: «Ничек яшәргә инде хәзер хатын белән, авыр, бик авыр»

Рәнис Габбазов тормыш иптәше Гөлия белән төшкән фото урнаштырган.

news_top_970_100
Җырчы Рәнис Габбазов: «Ничек яшәргә инде хәзер хатын белән, авыр, бик авыр»
Рәнис Габбазовның Инстаграм аккаунтыннан

«Без чынлап бер-беребезгә охшаганнар бит, әйеме?» — дип инстачыларның фикерен белергә теләгән җырчы.

«Бер дә охшамагансыз. Хатыныңның йөзенә кем икәне язылган инде. Тиздән аерылышырсыз, дип уйлыйм. Улыгызны кызганыч…» — дип язган бер инстачы.

«Ничек яшәргә инде хәзер хатын белән, авыр, бик авыр», — дип шаярган Рәнис Габбазов.

«Әле охшамагансыз да, яши-яши ир белән хатын бер-берсенә охшый, диләр», «Гөлия бик чибәр, акыллы, сабыр ханым. Яшьләргә ничек шулай ямьсез сүзләр язарга була, аптырыйм. Сез аны белмисез бит», «Бөтен кеше дә елмаеп кына тормый инде», «Кеше сүзенә колак салма, Рәнис», «Эш матурлыкта түгел. Аларның күңеле чиста, шунда ул матурлык, икесе дә чибәр, бәхетле булсыннар», «Бер дә охшамагансыз», «Гөлиянең тавышы матур, бәлки киләчәктә бергә җырларсыз да әле», «Бер елмаеп төшкән фотосы юк, ә Рәнис кояш кебек. Хатыныңны елмаерга өйрәтәсе бар», — дип язучылар да бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100