Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров: «Мин бер белмәгән артистларга да атказанган исемен биргәннәр…»

«Казан кичләре» концертының үзенчәлеге - алып баручы һәм тамашачылар җырчыларга, чакырылган кунакларга сорау бирә ала.

news_top_970_100
Данир Сабиров: «Мин бер белмәгән артистларга да атказанган исемен биргәннәр…»
Александр Эшкинин

Кичә Казанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт филармониясе концертлар залында «Казан кичләре» концерты үтте.

Әлеге концертның үзенчәлеге — килгән җырчыларга алып баручы һәм тамашачылар сораулар бирә. Данир Сабировка да сорау бирүчеләр булды.

Данирны сәхнәгә чакырганда, алып баручы Фәнил Вәкказов: «Без Данирның атказанган исемен алганын көттек», — диде. Сораулар биргәндә: «Данир, бу исемеңне көттеңме? Сиңа ул иртәрәк бирелергә тиеш идеме?» — диде Фәнил. Данирның җавабы бүгенге татар эстрадасындагы хәлне әйтеп бирде: «Мин бер белмәгән артистларга да атказанган исемен биргәннәр… Сөйләмим әле», — диде ул.

Данир моноспектакль әзерли икән. Берничә сүз белән генә әзерләгән тамашасының эчтәлеген сөйләде ул.

Данир Сабиров: «Әзерләгән тамашаның кино өлеше булачак. Мин текә алып баручы икән. Бер көнне ике юбилей үткәрергә тиеш булам. Аның берсе хәрби комитет начальнигы була. Аны «Мунча ташы“ннан Рөстәм Рәхмәнкул уйнаячак. Ул: «Юбилеемны алып бармасаң, армиягә китәсең», — ди.

Ә икенчесе миграция хезмәте җитәкчесе була. Аны Гамил Әсхәдулла уйнаячак. «Без ачыкладык: син Татарстанда легаль булмаган рәвештә яшәүче үзбәк икән. Әгәр дә юбилеемны алып бармыйсың икән, Үзбәкстанга китәсең», — ди анысы. Мин: «Татарстанда танылган үзбәк булуым Үзбәкстанда беркемгә кирәк булмаган татар булуыма караганда яхшырак», — дип, әлеге ике юбилейны алып барырга риза булам.

Әлеге юбилейларда Айдар Галимов — французча, ә Резидә Шәрәфиева испанча җырлаячак», — дип сөйләде Данир.

Фәнил Вәкказов: «Хатының белән телефоннарыгыз да уртак бугай…»

Данир Сабиров: «Әйе, хатынга язалар. «Данир булдырамы?» — дип язганнар. Хатын миңа күрсәтте. «Булдырсам, яз, булдырмасам, дөресен яз», — дидем.

Тукай районы Теләнче Тамак авылыннан килгән Бриллиант ханым: «Сез тормышта да шундый шаян кешеме?»

Данир Сабиров: »Психланган чакларым да була, мин дә кеше бит. Иртән торганда кәефем булмаска мөмкин. Кайчан уянырга кирәк, шунда уянгач, хатын көйли, җайлый. Ә болай мине иртән күрмәвегез яхшырак…»

Фәнил Вәкказов: «Тамашачыны көлдерү сәламәтлегеңә ничек йогынты ясый?»

Данир Сабиров: «Энергетика дигән әйбер бар. Әле менә бүген чыктым, халык арыгандыр инде, кайчаннан бирле утыралар. Бәлки яртысы киткәндер дә… Өч сәгать күп инде ул. Мин ике сәгать концертымнан соң үземнән үзем туям. Иң кыены: шул бер үк юмор бүген шушы залда әйбәт керә, ә иртәгә кермәскә мөмкин. Я көлә халык, я көлми.

Концерттан соң сыгылган лимон булам. Иң мөһиме — бөтен әйберне юып төшерергә. Концерт тәмамлангач, бер ярты сәгать миңа тимәскә кирәк. Иртән шундый мин һәм концерттан соң».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100