«Бу хакта сөйләргә теләмәгән идем» — Алия Карачурина психологка барган | intertat.tatar

«Бу хакта сөйләргә теләмәгән идем» — Алия Карачурина психологка барган

«Юкка куркып йөргәнмен икән» — дип сөйләгән җырчы.

Алия Карачурина психологка мөрәҗәгать иткән. Сәбәпләрен ачып бетермәсә дә, әлеге очрашуның үзе өчен файдалы булуы турында сторисларында сөйли.

«Бу турыда сезгә әйтергә теләмәгән дә идем. Ләкин кемгәдер файдалы булыр дип уйладым һәм сезнең белән дә бүлешергә булдым. Бөтенесе миңа нәрсә булды, проблемаларың бармы әллә дип яза башлады. Психологка баруның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Кемнеңдер гаиләсендә, эшендә, ире, балалары яки очраша торган кешесе белән аралашуда кыенлыклары була. Шуны гына әйтәсем килә — психологка бару миңа файдага булды, күп кенә сорауларыма җавап таптым. Юкка куркып йөргәнмен икән», — дип уртаклашкан ул хис-кичерешләре белән.