Җырчы Гөлназ Гафурова: «Гаиләбез ишәйде!»

Җырлы гаилә Гөлназ Гафурова һәм Вәли Фазлыйәхмәтов Инстаграм битендә сөенечләре белән уртаклашты.

«Хезмәт бүләкләнергә тиеш. Улыбыз 4 сыйныфны «5ле» билгеләренә генә тәмамлады. Чынлыкта, бу безнең төп максатыбыз түгел иде, иң мөһиме - әйбәт гыйлем алулары. Ел башында ук тырышып укырга сүз биргән иде. Тик үзенең зур теләген чынга ашыруыбызны да үтенде. Ел үтеп китте, без инде сүз биргәнебезне дә оныткан идек, ләкин вәгъдәне үтәргә кирәк. Улыбыз ике тутый кош бүләк итүебезне сораган иде. Ике тутый кош белән кайтып төштек. Әй сайраштылар, әй сайраштылар юл буе. Шундый рәхәт! Машинада кайтканда без Вәли белән узыштан чыр-чыр киләбез, артта ике тутый чыр-чыр килә», — дип сөенгән җырчы Гөлназ Гафурова.

«Мәхәббәт», «Ух, тиздән бәләкәй кошчыклар көтелә, димәк?», «Матурлар», «Әлеге кошларны читлектә тотарга кирәк түгел, алар ирек кошлары, җылы якта очып, күкләрне иңләсеннәр», — дип яза җырлы гаиләнең инстадуслары.