Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗанова: «Минем подписчиклардан бер әйбер дә яшереп булмый»

Ландыш Нигъмәтҗанова дүртенчегә бәби көтүен инстаграмында раслап язды.

news_top_970_100
Ландыш Нигъмәтҗанова: «Минем подписчиклардан бер әйбер дә яшереп булмый»
https://www.instagram.com/landyshnigmatjanova/

Кичә «Ирек мәйданы» газетасының инстаграм аккаунтында Ландыш Нигъмәтҗанованың дүртенче бәбиен көтү турында хәбәр чыккан иде. Журналист Ландышның соңгы фотосында җырчының эче чыгып торуын күреп алган һәм үзеннән «Бәби көтмисезме?» дип сораган. «Әлеге фото шулкадәр кызысыну уятыр дип уйламаган идем. Әйе, без бәби көтәбез. Үзизоляциядә тик ятмадык. Ходай бүләге! Әлеге яңалыкка аеруча балалар сөенде», — дип җавап биргән Ландыш.

Бу хәбәр таралганнан соң Ландышка котлаулар яудыра башлаганнар. Ниһаять, бүген Ландыш сөенече белән үз инстаграмында да уртаклашты.

«Кичә бөтен инстаграмнар, газеталар минем турыда яңалык белән тулган иде… „Ландыш бәби көтә“. Мин аны шул хәтле таралыр дип тә уйламаган идем, чөнки әлегә хәбәр бирергә иртә дип уйладым. Ләкин минем подписчиклардан бер әйбер дә яшереп булмый, бик игътибарлы алар. Рәхмәт җылы сүзләрегезгә, матур теләкләрегезгә. Әйе, без бөтен гаиләбез белән, Алла бирса, бәби көтәбез. Иң мөһиме — исән-сау булыйк, бәбиебез сау-сәламәт булып тусын», — дип язган җырчы.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хәерле җомга иртәләре белән кадерле дуслар!☺️ Кичә бөтен инстаграмнар, гәзҗитләр минем турында яңалык белән тулган иде... "Ландыш бәби көтә"..мин аны шул хәтле таралыр дип тә уйламаган идем, чөнки әлегә иртә, хәбәр бирергә иртә дип уйладым.. Ләкин минем подписчиклардан бер әйбер дә яшереп булмый, бик игътибарлы алар?, Рәхмәт җылы сүзләрегезгә, матур теләкләрегезгә☺️?.. Әйе, без бөтен гаиләбез белән Алла бирса бәби көтәбез? Иң мөхиме исән сау булыйк, һәм бәбиебез сау сәламәт булып тусын?? #ландышнигматжанова #фэриттаишев #анвартаишев #йэйэ #гумэч #татарстан #казань #балтаси

Публикация от LandyshNigmatjanova (@landyshnigmatjanova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100