Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова: «Балаларның иртән уянып, мәктәпкә баруларын күргән юк иде»

«Сабантуй» журналы «Әни блогерлар» проектының 4 чыгарылышы кысаларында, өр - яңа балалар студиясендә Гүзәл Уразова белән туры эфирда әңгәмә оештырды.

news_top_970_100
Гүзәл Уразова:  «Балаларның иртән уянып, мәктәпкә баруларын күргән юк иде»
Рамил Гали

Җырчы әлеге журнал белән күптәнге дуслар булуы хакында әйтеп үтте, зур уңышлар теләде. «Сабантуй» журналы киләчәктә планлаштырган медиамәктәп, түгәрәк өстәлләр, мастер-классларда балалары белән актив катнашачагын ассызыклады. Җырчы инстачыларның һәм алып баручының сорауларына җавап бирде.

Гүзәл Уразова әңгәмәне үзизоляция чорын ничек уздырулары турында сөйләүдән башлады:

Без — гастроль кешеләре. Моңа кадәр балаларның ничек иртән уянып, мәктәпкә баруларын күргәнебез юк иде. Шуңа бик рәхәтләнеп гаиләбез белән өйдә утырдык. Укытучы ролендә сынадык үзебезне. Мөгаллимнәрнең нинди авыр эш башкаруларын аңладык. Балаларыбыз өч телдә сөйләшә, телләргә сәләтләре бар. Өйдә татарча гына сөйләшәбез, безнең балаларга әби-бабай тәрбиясе салынган. Аларның телләре татарча ачылды, шуңа туган телләрен онытмаслар. Бу вакыт безгә бик кирәк булган, уйландык, балаларыбызны яңа яктан ачтык, күп яңа җырлар өстендә эшлибез. Моның кадәр йоклаган юк иде әле, йокы туйдырдык. Тик тамашачыларны бик сагындык, тизрәк концертларда күрешәсе килә.

Балалар һәм интернет темасы да кузгатылды. Җырчы бу уңайдан болай диде:

Балаларга интернетта утыру көнгә 1-2 сәгать җитә, чөнки мәгълүмат бик күп. Укучы балаларның вакыты да күп түгел. Өч ел элек балалар белән кызыклы челленджлар төшерә башладык. Тамашачылар бик яратып кабул иттеләр. Хәзер балалар үсте, шуңа кызыклы видеороликларны үзләренең теләкләре булса гына төшерәбез. Олы кызыбыз Эллариның инстаграмда үзенең бите бар, шулай ук балаларыбыз өчен Urazova kids аккаунтын эшләдек. Заманадан артта калып булмый, бары дөрес юнәлештә алып барырга гына кирәк. Блог алып бару — аерым бер эш сыман, тырышлык, вакыт таләп итә. Тамашачылар өчен яхшы мәгълүматлы сәхифә алып бару — безнең бурыч.

Инстаграм аккаунты аша тамашачылар белән турыдан-туры аралашу миңа бик ошый. Кызыклы, файдалы мәгълүматны тизрәк яздырып урнаштырырга тырышам. Мәсәлән, әби-бабайларыбыз өйрәткәннәрне искә төшереп, тузганактан кайнатма ясау рецепты белән бүлешкән идем. Миңа калса, бөтен Россия миңа рәхмәт укыды.

Буш вакытымда уйланырга, укырга яратам. Телеграм каналын күбрәк кулланам, шуннан кызыклы мәгълүматлар укыйм.

Җырчы фан төркемнәре хакында сөйләде:

Без инде 16 ел сәхнәдә. Һәрбер тамашачымны үз итәм, алар ел саен күбәяләр, заллар тутырып киләләр. Үзебезнең фан аккаунтыбызны алып баручы балалар да бар иде. Шул балаларны җыеп, күрәсе килә, Казанны күрсәтәсе килә иде. Шуңа Илдар белән ел саен фан төркемебезне җыя башлаган идек. Әлеге балалар безнең өчен зур эш башкардылар. Иң активлары белән әле дә элемтәдә торабыз. Алар инде үстеләр, үзләре балалар үстерәләр.

Гүзәл Уразова чынлыкта нинди бала, әни, хатын булуы турында сөйләде:

Гүзәл әни — ул иркәли, назлый, кызгана торган әни. Безнең балаларның әти-әнисе, карт әти-карт әнисе сүзеннән чыкканнары юк. Алар безнең белән булган вакытны кадерли беләләр. Гүзәл кыз — ул әти-әнине яратучы, хөрмәт итүче, кайгыртучан, аралашучан бала. Апа буларак мин кырысрак, киңәш бирүче, яратучы, ярдәм итүче апа. Иремә назлы, яхшы хатын булырга тырышам. Сәхнәдә нинди — тормышта да шундый, эчкерсез. Күзгә-күз карашып бәхәсләшергә яратмыйм. Тик үз фикеремне һәрвакыт җиткерәм.

Җәйге каникуллар турында да сүз булды:

Җәйге ялларда балаларны кызыклы, вакытларын файдалы итеп уздыра алырлык лагерьләргә җибәрергә тырышабыз. Мәсәлән, Эллари ике ел «Дуслык» лагерендә булды, быел барып булырмы, әлегә билгесез. Шулай ук каникулларда авылга кайтырга тырышабыз. Шәхсән мин җиләк җыярга, урманда йөрергә бик яратам.

Җырчыга сәхнә күлмәкләре хакында да сораулар бирелде.

Чыннан да, 16 ел эчендә бик күп күлмәк җыелды. Һәрберсе гардеробта саклана, бәлки киләчәктә музей оештырсак, шунда тапшырырбыз. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100