Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Уен тугел бу, чума»: Фирдүс Тямаев өйдә утырырга куша

Иҗади гаилә битлек киеп, видео төшергән.

news_top_970_100
«Уен тугел бу, чума»: Фирдүс Тямаев өйдә утырырга куша
Салават Камалетдинов

Фирдүс Тямаев белән хатыны коронавирустан сакланырга чакыра. Алар битлек киеп, видео яздырган.

Видео янына: «Сакланганны саклармын дигән! Әйдәгез, дуслар, түрәләр биргән әмерне тыңлыйк, сакланыйк. Барысы да үзебездән тора. Бергәләп җиңәргә кирәк бу чирне!» - дип язган.

Җырчыларның тамашачылары теләктәшлек белдергән, аларның сүзләре белән килешүләре турында язганнар.

«Фирдүс молодец, концертларны үткәрергә өлгердең. Гаиләгез белән ял итегез инде»;

«Түрәләр биргән әмерне начальниклар үтәсен иде»;

«Сакланганны саклармын дигән! Уенга алып йөрмәсә иде халык! Шоу, журналистлар уены, диләр. Халыкның наданлыгына исең китмәле. Бөтен дөнья журналистлары берләшкәннәр, ди, әһә. Чит илдә яшәүче туганнар, дуслар, танышлар бар. Алар раслап тора бит. Ике-өч атнадан ни буласын күз алдына китерүе дә кыен. Уен тугел бу, чума», - дип комментарийлар калдырганнар.

Медицина битлегенә кытлык булуы турында да язган инстачылар.

«Сезнең битлек ике сәгатькә кенә җитә бит», «Битлек кияр идек тә, юк шул, тегәргә туры килә», «Битлек каян алдыгыз?», «Мин противогаз алдым. Шуның белән йөрергә исәп, һава җитсә» кебек комментарийлар калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100