Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сездә кар бармы әле?» - Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар март азагында тау шуа

Җырчылар ялларда балалары белән тауда шуган.

news_top_970_100
«Сездә кар бармы әле?» - Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар март азагында тау шуа
https://www.instagram.com/rustam_leila_galievi/

Җырчылар ялларын балалары белән үткәрүен фотога һәм видеога төшергән.

Башкортстан җырчылары Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар ялларда балалары белән тауда шуган фотолар һәм видео куйган.

Видео янына: «Яз җитте, ә без һаман тау шуабыз. Безнең балачакта телефон юк иде, шул чакларны кызларыбызга гел сөйлибез. Әле менә авылда телефоннан, интернеттан башка да нинди кызык икәнен аңлатабыз, үзебез бала сыман алар белән мәш киләбез. Балаларыбыз шат, үзебез дә, әлбәттә. Рәхәт авылда», - дип язган җырчы.

Җырчыларның виртуаль дуслары: «Кыш көне булмаган карны язын кайда таптыгыз?» - дип аптырашкан.

«Кайсы кемнең аягы икән монда?»;

«Башкортстанда һаман кар бар икән»;

«Авылда кыш»;

«Сездә әле дә кар бармы?»;

«Март азагында булса да тау шуып калыгыз»;

«Рәхәт чаклар» кебек комментарийлар язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100