Видео: Фирдүс Тямаев каткан "незамерзайка" тапкан

Җырчы Фирдүс Тямаев инстаграмдагы битенә каткан "катмый торган" сыеклык турында видео куйган. Кадрларда, "Вода, вода" дип, бик сукранып сөйли Фирдүс.
Юлда барышлый "незамерзайка" алырга туктаган булса кирәк, җырчы, салкында сикерә-сикерә, видео төшергән.

"Сатучысы да, «незамерзайкасы» да КАТКАН", дип язып та куйган Фирдүс.

Көлми генә карый алсагыз, комментарий язып калдырыгыз әле, яме!