Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нурзадә: «Исән чагында әнигә тиешле хөрмәтемне күрсәтә алдыммы икән…»

Әниләр көнендә күп кеше газизләренең фотосын инстаграмга куеп тәбрикләде. Әнилеләр бәхетле шул. Ә әнисен югалтканнарга бу көндә аеруча кыен, ямансу. Әнә, Нурзадәнең әнисе бакыйлыкка күчүенә дә биш ел булган икән инде. Бу көнне җырчы балачакта әнисе белән төшкән аклы-каралы сурәте астында җылы хатирәләрен яңартты.

news_top_970_100
 Нурзадә: «Исән чагында әнигә тиешле хөрмәтемне күрсәтә алдыммы икән…»
Салават Камалетдинов

«Иң яраткан фотом — «Әниемнең җылы кочагы».

Өстемдә — әни теккән күлмәк.

Минем кечкенә чагымда беркайчан да кибет күлмәге кигәнем булмады, чөнки әни тегеп кидерә иде. Ниндиләре генә юк иде: бала итәклеләре дә, әнә, бу фотодагы кебек түгәрәк якалысы да, озын җиңле, күбәләк җиңле, кояш итәкле… Гел янында кысылып йөргәч, миңа да кечкенә генә тегү машинсы алып кайтып бирде. Әни күлмәкләрне миңа гына түгел, башкаларга да тегә иде. Ә мин — корамалардан я утыргычка көрпә, яисә яулык кырыйларын…

Ә ничек оста бәйли, чигә иде… Бәйләгән нинди генә матур күлмәкләрем, кофталарым юк иде минем. Куян мамыгыннан бәйләнгән ап-ак косынкам да бар иде әле, әй килешә иде дә инде. Шундый җылы иде ул. Әни үзенең күңел җылысын, күз нурларын салып бәйләгәнгә шундый булган ич алар!

Ә челтәрле инә (крючок) белән нинди матур чәчәкләр, салфеткалар бәйләргә өйрәтте. Әни белмәгән берәр кул эше булдымы икән? Миңа нинди җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәтүен монда язып та бетерә алмыйм. Мине сәхнәгә алып чыкканда юньләп «р» хәрефен дә әйтә белмәгәнмен» (бу хакта аерым язармын әле бер).

Җәй җитте исә, әни белән бергә җиләккә, гөмбәгә йөри идек. Кура җиләге, каен җиләге, кара җиләк, бөрлегән, шомырт… Ак гөмбә, каен, әтәч, майлы гөмбәләр… Әни миңа какы, балтырган, кузгалак, урман суганнары җыеп ашата иде…

Ә нинди тәмле ризыклар пешерә иде… Кая гына барса да — миңа матур колак алкалары, мәрҗәннәр алып кайта иде…

…Иде, иде. Истәлекләр күп инде.

Әни безнең арадан биш ел элек китте. Ә мин һаман уйлыйм: исән чагында әнигә тиешле хөрмәтемне күрсәтә алдыммы икән?..

Телефонда «әни» дип язылган номерны боздырырга һаман кул күтәрелми, көчем җитми», — дип хатирәләре белән бүлешкән Нурзадә инстаграмда.

Җырчының хәлен, тирән яраларын үзләре башыннан кичергәннәр генә чынлап торып аңлый, ул язганнар аларның гына күңеленә тия, үзәгенә үтә, күрәсең. «Комментарий» калдыручыларның күбесе әнисен югалтучылар.

«Ә мин күрсәтә алмадым кадер-хөрмәт. Ни кызганыч, әни безнең янда унҗиде ел юк инде. Яшәгән саен йөрәк ярасы тирәнәя генә бара икән. Саклагыз әниләрегезне, исән чакларында кадерләрен белегез»,

«Урыннары җәннәт түрләрендә булсын! Әнидән дә якын кеше юк шул. Сагындыралар…»

«Бик авыр шул… Әниләрне югалту бик авыр, ” — дип язганнар. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100