Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грейның хатыны Инзиләгә Мәскәүдә операция ясаганнар

Инзилә, әлеге операцияне ясатып, күптәнге хыялын чынга ашырган.

news_top_970_100
 Элвин Грейның хатыны Инзиләгә Мәскәүдә операция ясаганнар
https://www.instagram.com/_izi__official/

Җырчы Элвин Грейның тормыш иптәше Инзилә Фәтхетдинова Мәскәүдә операция ясатты. Тышкы кыяфәтенә үзгәреш кертәчәге турында ул инстаграм дусларына күптән әйткән иде инде. Операциягә җыену хәбәрен ишетү белән, язылучылары Инзиләне күкрәген зурайтачак дип уйлаган. Тик… ялгышканнар.

«Юк, дуслар, күкрәк түгел. Күптәннән ринопластика ясатырга хыялландым. Борынымның формасын аз гына үзгәртәсем килде. Безнең күбебездә, аеруча кызларда, нинди дә булса комплекслар булмыйча калмый. Үзеңне ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Моның белән килешәм. Әмма бу минем күптәнге хыялым иде һәм мин аңа бик озак әзерләндем. Гаиләм һәм ирем каршы килмәде. Минем өчен изге теләктә торыгыз, Аллаһка тапшырдык», — дип язган ул.

Бүгенге сторисларында Инзилә операциянең уңышлы узуы турында хәбәр итә. Ул әлегә борын белән сулый алмавын, сулышны авыз белән алырга туры килү сәбәпле, даими су эчәсе килүе турында яза. Инзилә «подписчиклары»на операциядән соң төшкән фотосын да күрсәткән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100