Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Асаф Вәлиев әнисенең соңгы минутлары турында сөйләгән

Җырчының әнисе Флера ханым 6 октябрь көнне мәңгелек йортка күчте.

news_top_970_100
Асаф Вәлиев әнисенең соңгы минутлары турында сөйләгән
Салават Камалетдинов

Җырчы Асаф Вәлиевның әнисе Флера ханым вафат булуы турында язган идек. Артист инстаграм сәхифәсендә әнисенең соңгы минутлары турында сөйләгән.

«Шулай килеп чыкты. Укытучылар көнендә әнием белән өстәл артында кичке аш ашап утыра идек. „Мәйдан“ каналыннан минем „Аерылмагыз“ дигән җырымны тапшырдылар. „Аерылмагыз, аерылмагыз“, — дип, җырласам да, 15 минуттан әнием кинәт кенә китеп барды… Бакыйлыкка күчте. Аерылыштык. Әниләрегезнең кадерен белегез», — дип язган ул.

«Флера апаның урыны җәннәттә булсын. Әле дә вафатына ышанып булмый», «Бик моңлы башкарасың. Барлык мәрхүмә әнкәйләргә дога булып яңгырасын», — дип инстаграм дуслары да комментарийлар калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100