Алсу Фазлыева һәм Тямаев, ябыктыра торган чәйләр эчмәсә, нинди булачак - шаярту

«Татарча җырлар» телеграм каналы, җырчыларның ябыктыра торган чәйләр рекламалавына ишарә итеп, шаян шаржлар ясаган.

«Татарча җырлар» телеграм каналы үзенчәлекле шаржлар ясаган. Фирдүс Тямаев, Азат Фазлыев, Алсу Фазлыевларның мәгълүм бер челтәр маркетингта торулары билгеле. Җырчылар бу челтәр продукциясенең ябыктыру үзлеге хакында яза.

«Бер көн… чәен эчмәгәннән соң», - дип язган телеграм канал һәм Фирдүс Тямаев, Азат Фазлыев, Алсу Фазлыевларның тазарган «фотоларын» элеп куйган. Имеш, теге продукцияне кулланмасалар, шундый булачаклар.

Сез ничек уйлыйсыз, ул чәйләр чынлап та шулай ябыктыра микән? Шаржлар ошадымы?