Айсылу Габдиновага тамашачы: «Урлап китмәсеннәр» | intertat.tatar

Айсылу Габдиновага тамашачы: «Урлап китмәсеннәр»

Җырчы яңа образын күрсәтте.

Айсылу Габдинова инстачыларга яңа фотосын күрсәтте. Анда ул ал төстәге кыска күлмәк кигән һәм чәченә дә кызгылт төс керткән.

«Бу образда мине кем дип кенә атамадылар — Курчак, Песи, Сэйлармун, Телепузик», - дип язган җырчы.

Инстачылар бу гүзәллеккә шаккаткан, комментарийларда сокланулары турында язып калдырганнар: «Мондый матур кызны күргән юк иде әле», «Урлап китмәсеннәр», «Зефирка», «Сез бик матур, күз явын алырлык».