Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кияүдән егылып уңдылар»: Алмаз Мирзаянов канализациядән кое ясаган

Җырчы хатынының туган йортында ремонт эшләре алып баруы турында язган.

news_top_970_100
«Кияүдән егылып уңдылар»: Алмаз Мирзаянов канализациядән кое ясаган
Салават Камалетдинов

Алмаз Мирзаянов хатыны Зөлфирәнең туган йортында ял да итә, эшли дә. Моны дәлилләп, кое фотосы куйган. Алай гына да түгел, аны ничек ясаганын тасвирлап язган.

«Мунчаның ләүкәсен генә алыштырыйк дип тотынган идек. Ләүкә астыннан идәне бераз чери башлаган икән… Идәнен алгач, вагонка астын да болай калдырып булмый… Карале, бөтен әйберсен алгач, инде идәнен яңадан заливать итик. Хәзер аны су белән генә юдыртып төшерик әле. Ай-яй-ай, канализациясе тулды, 16 ел тулмаган әйбер нәкъ хәзер тулган, чистартыйк инде! Да, малай, алыштырдык ләүкәне! Барысын да эшләп чыктык, шөкер!» — дигән ул.

«Канализация өстен берәр нәрсә белән каплыйк дигән иде әби, минем илһам килгән чак иде, иске ләүкә һәм вагонка калдыкларыннан менә нәрсә килеп чыкты! Кызлар ялт итеп, тирәләрен матурлап куйды. Нәрсә дим, ләүкә генә алыштырылса, мондый матурлык тумаган булыр иде. Тормышта да шулай бит, бер авырлык та юкка гына килми. Нәтиҗәсе бар», — дип тәмамлаган Алмаз кызыклы постын.

«Шәп булган бу! Коесыннан су алып эчә генә күрмәсеннәр инде»;

«Эшсез калмыйсың икән болай булгач! Булган кеше бар яктан да булган инде. Зөлфирәгә бәхет елмайды»;

«Баштан картинаны карадым, аннан укыдым. Аннан дөрес укымадым бугай, мондый матур канализация булмый бит, дип тагын бер кат укыдым. Дөрес укыганмын булып чыкты. Шәп, белмәгән кеше су алырга теләр әле моннан, гомергә канализация дип уйламыйлар инде, бик матур булган»;

«Бик шәп килеп чыккан бит бу, Алмаз. Кияүдән егылып уңды болар, диләр бу очракта», — дип мактаган инстачылар Алмаз кияүне.



Посмотреть эту публикацию в Instagram

Мунчаның ләүкәсен генә алыштырыйк дип тотынган идек! ? Ләүкә астыннан идәне бераз чери башлаган икән.... идәнен алгач вагонка астын да болай калдырып булмый.... карале, бөтен әйберсен алгач инде идәнен яңадан заливать итик... хәәәзер аны су белән генә юдыртып төшерик әле... ай-яй-яааай канализациясе тулды, 16 ел тулмаган әйбер именно хәзер тулган, чистартыйк индееее! ??‍♂️??‍♂️??‍♂️??? Даааа малай, алыштырдык ләүкәне! Барысын да эшләп чыктык, шөкер! Канализация өстен берәр нәрсә белән каплыйк дигән иде әби, минем илһам килгән чак иде, иске ләүкә һәм вагонка калдыкларыннан менә нәрсә килеп чыкты! ? Кызлар ялт итеп тирәләрен матурлап куйдылар, артына бер бик шәп артистның ничәнчедер сезон концертыннан калган баннер да кереп кунаклады (кемнеке икәнен кич белән куясы видеодан белербез), вупщем, нәрсә диим, ләүкә генә алыштырылса, мондый матурлык тумаган булыр иде. Тормышта да шулай бит, бер авырлык та юкка гына килми. Нәтиҗәсе бар...

Публикация от Алмаз Мирзаянов (@almaz_mirzayanov)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100