Айгөл Бариева "Кызлар пати" төркеменә шелтә белдерүчегә ярсып мөрәҗәгать итә

Җырчы Айгөл Бариева оештырган "Кызлар Пати" төркеменә тел-теш тидерүчеләр бар.
Җырчы, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева Инстаграмда бер "непонятная мадам"га аңлатма язган.

"Бүген бер "непонятная мадам" безнең төркемдә (Кызлар пати төркеме турында сүз бара - ИТ.) безнең юләрлекне туктату турында әшәке комментарий язган. Имеш, без нинди файдалы эш эшлибез, бу клуб нәрсәгә кирәк. Менә нәрсә! Бу төркемне оештыручы буларак, бер тапкыр һәм берәгәйле итеп әйтәм: беренчедән, безнең кызларны кимсетергә хакыгыз юк! Икенчедән, матур, талантлы, үз-үзләрен булдырган кызлар, әниләрнең бер клубка туплануында нәрсә начар? Без кемгә зыян кылабыз? Әгәр сез, "хөрмәтле", гел начарлыкны гына күрәсез икән, мин сезне җәллим. Мин кызларның һәммәсен шәхсән беләм. Алар супер кызлар! Алар күңел генә ачмый, күп хәйрия гамәлләре дә кылалар. Коллегаларына ярдәм итәләр. Яхшы энергетика һәм позитив алмашалар, шуннан илһам алып, иҗат итәләр. Безнең төркемдә 25 кеше һәм көн саен миңа директка безгә эләгергә теләүче кызлар яза. Мин сезгә безнең кызлар турында начар сүзләр язарга рөхсәт итмәячәкмен. Бәхетле һәм мәхәббәтле булыгыз! Шул очракта мәрхәмәтле дә булырсыз!" - дип язган Айгөл.