Альберт Нурминский 105 километр үтеп Казанга килеп җитте

Яшьләр арасында танылган татар рэперы Альберт Нурминский "Мин татарча сөйләшәм" концертында үзенең иң популяр җырларын башкарды.

Альберт Нурминский Балтач районы Норма авылы егете. ВКонтакте челтәрендә җырлары белән танылды. Татарстанның күп кенә район-авылларында концертлар бирде. Ниһаять, Казанга да килеп җитте.