«Татар радиосы» диджее Айгөл кияүгә чыкты

Хисләрегез саф, гомерлек булсын, дип тели хезмәттәшләре.

«Татар радиосы» ди-джее Айгөл Нәҗипова һәм аның кияве Гомәргә кичә никах укыганнар. Бу турыда «Татар радиосы» инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Кичә «Татар радиосы»ның ягымлы ди-джее Айгөл Нәҗипованың һәм аның сөйгән яры Гомәрнең тормышларының иң матур мизгелләрнең берсе — никах көне иде. Кадерлеләребез Гомәр һәм Айгөл, сезне чын күңелдән шундый шатлыклы көнегез белән тәбриклибез. Хисләрегез саф, гомерлек булсын. Бер-берегезне хөрмәт итеп, әти-әниләрегезне тигез күреп яшәргә язсын. Никахыгыз озын гомерле булсын, йөрәгегездә булган хис-тойгылар сүрелмәсен. ⠀

Иң изге теләкләр белән, «Татар радиосы» коллективы», диелә котлауда.