Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар блогеры Татарстанда тиз генә бәрәңге утыртып бетерергә өйрәтә

«Татар көндәлеге» аккаунтын алып баручы Рәмис Гыйльметдинов бәрәңге пирамидасы уйлап чыгарган.

news_top_970_100
Татар блогеры Татарстанда тиз генә бәрәңге утыртып бетерергә өйрәтә
архив

Быел язның иртә килүе сәбәпле, интернетта бәрәңге утырту темасын да кузгата башладылар. Ә бөтен дөнья буенча карантин булгач, «сетевой бизнес» осталары өйдә утырып кына акча эшләргә өйрәтә. «Татар көндәлеге» аккаунтын алып баручы Рәмис Гыйльметдинов ике теманы берләштереп, бәрәңге пирамидасы уйлап чыгарган.

Татар блогеры куйган видеода даһи идея турында сүз бара. «Мин үземнең бер дустымны чакырам. Май аенда минем бер дустым көрәк тотып килә. Ул үзенең дүрт дустын чакыра. Алар да көрәк тотып килә. Аның дүрт дусты дүртешәр дустын чакыра. Шулай күп итеп җыелгач кереп китәбез минем бакчага, минем бәрәңгене утыртып бетергәч, мин уеннан чыгам. Соңыннан мин чакырган дустыма бәрәңге утырталар. Аннары ул да уеннан чыга. Шулай итеп, без Бөтен Татарстанның бәрәңгесен утыртып чыга алабыз. Дуслар, бу пирамида түгел», - дип сөйли Рәмис Гыйльметдинов.

Инстачылар «шәп идея» дип хуплап алган. «Җыелырга ярамый бит - коронавирус», - дип тә кисәткәннәр. «Соңыннан үзе генә калган кеше нишли?» дип борчылучыга блогер: «Мотоблоклы кеше табып, утыртып килербез инде», - дип җавап биргән.

«Үскәнем, мондый әйбәт уенны минем бакчадан башлыйк әле»;

«Бизнес төземичә, әрәм булып ятасың»;

«Соңгы дустыңа утыртырга чират җиткәндә, синекен алырга вакыт җитә бит инде»; 

«Мин килеп тормам, әмма пирамида бандасын үземдә көтәм. Шашлык миннән»;

«Хәйләкәр син»;

«Шәп идея. Мине дә онытма. Чүп утаганда да, алганда да шәп булачак бу»;

«Мин киләм, дезинфекция ясап торырмын короновирустан. Кеше бик күп җыелырга охшап тора алайса»;

«Бу сенсация булачак! Ниһаять, илдә беренче файдалы „пирамида“»; 

«Сиңа бу идеяң өчен җәй буе каска киеп йөрисе булмасмы соң аннары? Көрәк каты төшә дип кисәтүем», - дип инстачылар бер-берсенең күңелен күргән.

Татар блогеры бер комментарийны да җавапсыз калдырмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100