Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Гариповның нәни кызы бар?

Җырчы нәни кыз белән төшкән видео куйган.

news_top_970_100
Илназ Гариповның нәни кызы бар?
Владимир Васильев

Илназ Гарипов кечкенә туганы белән төшкән видео куйган. Кечкенә Сәйдә озак итеп «үз телендә» нидер сөйли.

Видеода Илназ Фирдүс Тямаевка мөрәҗәгать итә. «Фирдүс, брат, сора әле малаеңнан. Нәрсә дип сөйләшә соң болар?» — ди җырчы көлеп.

Инстачылар Сәйдәнең ни дип сөйләшкәнен ачыкларга тырышып караган:

«Абый, кайчан хатын алып кайтасың?»;

«Абый, үзең кечкенә бәби кайчан алып кайтасың инде?»;

«Абый ,кәнфит бир».

Кызчыкның нинди телдә сөйләшкәнен ачыклаучы инстачылар аздан гына сугышып китмәгән. Барысы да: «Сезнеке кытайчарак бугай», - дигән комментарийдан башланган.

«Аныкы кытайча булса, сезнеке нинди телдә?»;

«Баланың нинди телдә сөйләшүе сезнең кайгы түгел. Гафу итегез, бу минем фикерем. Ә сез, апа, кытайча сөйләшәсез ахры. Бала тәмле татар телендә сөйләшә»;

«Корейча сөйләшә ахры»;

«Нинди корейча тагын? Ул бит татар бәбие. Гайрәтне чигерәсез бит. Баланың нинди телдә сөйләшүе сезнең эш түгел»;

«Гафу итегез, ә сезнеке французча сөйләшә башладымы әллә?» - дип комментарийлар калдырган алар.

«Акыллым, шаян темага шаярып комментарий язалар. Онык белән әллә нинди телләрдә сөйләшәбез без, әбиләр», - дип тынычландырырга тырышкан берсе инстадашларын.

Җырчының виртуаль дуслары бу видеоны яратып караган. «Тагын ике дус, Илназ абый белән Сәйдүш», «Абый дигән сүзен шундый матур әйтә», «Сәйдәне гел карыйсы килеп тора» һ.б. комментарийлар калдырганнар.

Кайберәүләр Сәйдәне Илназ Гариповның кызы дип аңлаган. Икенчеләре кире каккан. Интернетта утыручы кызлар! Илназ ирекле әле…


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100