Аиша Ганиуллина «Сүнгән йолдызлар» спектаклен «тузга язмаган нәрсә» дип атады

Аиша Ганиуллина Кәрим Тинчурин театрында «Сүнгән йолдызлар» спектаклен караган. Әлеге тамаша җырчыда бер дә канәгатьләнү хисләре калдырмаган.

«Кичә әни хакына янә театрга бардык. Дөресен әйткәндә, театр ярата торган кеше түгел мин, моңа тагын бер кат инандым. Өч сәгать дәвамында ниндидер тузга язмаган нәрсә карап утырдык. «Сүнгән йолдызлар» дип атала ул. Аларда гына мәхәббәт, имеш. Сөйгән ярын сугыштан алып калыр өчен колагына ниндидер агу салды. Юләр. Егете егет буламы инде? Шул тормыш күрмәгән кыз баланың сүзен тыңлап сугыштан калды, ләкин шунда ук үлде.

Иң куркынычы — ул үз-үзендәге чын ир-атны үтерде. Ватанын, гаиләсен сакларга тиеш булган ир-атны. Әлеге тамаша залда утыручыларныж барысына да ошады, шәхсән минем өчен бу - иң куркынычы. Ярый, залда утыручыларга ошаса, мин аларны бөтенләй белмим, алар белән мине бернәрсә дә бәйләми. Тик әни әлеге спектакльне күз яшьләре белән тамаша кылды. Димәк, әни белән карашларыбыз бөтенләй туры килми. Бу мәсьәлә мине борчуга салды», — дип язган Аиша.

«Алай да, әсәрен укып карагыз әле аның. Күпкә тирәнрәк фәлсәфә ята бит анда. Без бүгенге көннән чыгып бәя бирәбез, ә ул заманның тарихи вакыйгаларын анализласаң, аларга бердәнбер яктылыкны, өметне шул мәхәббәт хисе генә бирә алган»;

«Мин дә сезнен шикелле уйлыйм»;

«Без барыбыз да төрле. Бәлки, әниегез башка мәгънәне күреп алгандыр? Бер эпизодны төрле кеше төрлечә аңлый ала», — дигән комментарийлар калдырганнар җырчыга виртуаль дуслары.