Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илфат Фәйзрахманов ковидтан саклану өчен киңәшләр бирә: «Ике атна авырып ятам…»

«Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире, журналист Илфат Фәйзрахманов бу көннәрдә коронавирус белән авырып ята. Вирус хатынына, улына да йоккан.

news_top_970_100
Илфат Фәйзрахманов ковидтан саклану өчен киңәшләр бирә: «Ике атна авырып ятам…»
Рамил Гали

«Ике атна машинаны кузгалтмаган идем, ковид белән көрәшеп ятам. Бүген хастаханәгә барасы булды. Машинаны кар йоткан, ничек казып аласы. Кибеттән көрәк алып чыгарга туры килде…» — дип кар өемен хәтерләткән машинасының видеосын инстаграмга куйган Илфат Фәйзрахманов.

Кичә ул туры эфирга да чыккан. Шунда тест расланды, уңай күрсәтте, дип хәбәр иткән. Аннан соң авыруның башта улына, аннары хатынына күчүен, аларда җиңелчә узуын әйткән. Ә үзендә, беренчедән, авырый башлар алдыннан ике атна элек кенә прививка ясаткан булгангадыр, икенчедән, шунда ук дәвалана башламанга ахры, авыру шулай озакка сузылуын искәрткән.

Туры эфир вакытында журналист чир белән бәйле вәзгыять турында үзенең карашлары белән дә уртаклашкан.

«Статистикага ышанмыйм. Ни өчен дөреслекне яшерүләре миңа һич тә аңлашылмый. Чын хакыйкатьне күрсәтмәү сәбәпле кешеләрдә ышаныч юк, икеләнү, шикләнү. Федераль каналларда да төрлечә сөйлиләр! Ул авыру юк, дип бәхәсләшүче кешеләр әле бүген дә бар.

Шәхсән үзем сакланырга киңәш итәм. Борынгы чараларны искә төшерергә кирәк. Суган-сарымсак ашарга, мүк җиләге, лимон, имбирь салып чәй эчәргә… Гадәти грипптан саклану чаралары шушы ковидтан да ярдәм итә дип беләм.

Тамакта әзрәк сиздерә башласа, шунда ук табибка барырга киңәш итәм. Табиб, тест алырга кирәк түгел, дисә дә, кирәк дип үзегез мәҗбүриләргә тиешсез. Авыруның беренче билгеләре сиздертүгә үк дәвалана башларга кирәк. Мәсәлән, мин авырый башлагач та бер көн өйдә түзеп яттым. Табибка барып, миңа диагноз куйганнан соң да бушлай тиешле даруларны бер тәүлектән соң гына кулыма ала алдым. Шулай булгач, мин күпме вакыт югалттым. Хастаханәдә ятарга дигәннәр иде — баш тарттым. Чөнки андагы хәлләргә мин шаккаттып кайттым. Анда халы-ы-ык, көчкә-көчкә сулап утыралар. Терелгәч, Алла боерса, Сәламәтлек саклау министрлыгына бу нисбәттән журналист мөрәҗәгате белән чыгачакмын әле», — дип сөйләгән Илфат Фәйхрахманов.

Илфат әфәнденең тизрәк терелүен телибез. Инстадуслары да аңа җиңеллек белән савыгуын, аякка басуын, исән-сау булуын телиләр. «Әйтәм аны күренмисең», — диләр. «Сез авырган идегез түгелме соң инде? Бетмәс каза булды бу! Халык саны хәйран кимеде түгелме, җитмиме икән әле… Россия Чечняга елына өч йөз миллиард доллар җибәрә. Үз халкы азапланып яши», — дип язган берәү. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100