Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бәби көтәсез ахрысы» - инстачылар Элвин Грейның хатынын бала көтүе белән котлый

Яшь гаиләнең фанатлары булачак балаларга инде исемнәр дә уйлап тапкан.

news_top_970_100
«Бәби көтәсез ахрысы» - инстачылар Элвин Грейның хатынын бала көтүе белән котлый
https://www.instagram.com/p/CKZLlUpjOJj/?igshid=1ran86sfbg2up

Элвин Грей хатыны Инзилә белән Занзибарда ширбәт аен үткәрә. Инзилә үзенең Инстаграм сәхифәсенә купальниктан төшкән фотосын куйган, инстачылар аны бәби көтү белән котлый.

«Бәби көтәсез ахрысы, котлыйм!» — дип язган бер инстачы ханым.

«Тизрәк кечкенә Инзиләләр һәм Радиклар булсын иде», — дип тә язганнар. Балаларга инде исем дә уйлап тапканнар: «Рамилә һәм Измир булачак», — диләр инстачылар.

«Балалар булмаганда рәхәтләнеп ял итеп калыгыз», — дигән теләген җиткергән бер инстачы ханым.

Данир Сабиров исә кызның купальниктан төшкән фотосы астына «Әуффф» дип кенә язып калдырган.

Купальниктан төшкән икенче фото астында да: «Йөкле бугай, бөтен фотоларда эчен яшерә яки ерактан фотога төшә, ябык купальник кына киеп йөри», — дип язган бер инстачы.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100