Пелагея ирен ташлаган

Пелагея ире Иван Телегин белән Таисия исемле кыз бала үстерә.

Россиядә танылган фолк-җырчы Пелагея 2016 елда хоккейчы Иван Телегинга кияүгә чыккан иде. 2017 елда аларның кызы Таисия туды. Алар артык игътибар үзәгенә чыкмыйча, тыйнак кына яшиләр иде. Тик хәзер Пелагеяның аерылышуы турында билгеле булды. Бу хәбәрне Рамблер.Новости таратты.

Иван Телегин инде башка кыз белән очраша да башлаган. Аның социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә Пелагея белән төшкән фотолар да юк.

Пелагея ирен ташлаган, хәзер аерылышу процессы бара, диелә хәбәрдә.