Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар оныкларын бала табу йортыннан алып чыга | intertat.tatar

Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар оныкларын бала табу йортыннан алып чыга

Күптән түгел генә алар өченче тапкыр дәү әти һәм дәү әни булды.

Берничә көн элек Зөлфия һәм Җәвит Шакиров өченче тапкыр дәү әти һәм дәү әни булды. Бүген алар оныкларын каршы алырга балалар тудыру йортына барган. Җәвит Шакиров зәңгәрле-аклы шарлар, ә хатыны — чәчәкләр тоткан.

«Безнең кайда, нишләп йөргәнне кем әйтә?», — дип язган Җәвит шакиров үзенең Инстаграм аккаунтында.

«Балалар тудыру йортында», «оны-ы-ы-ы-к», дип язган инстачылар комментарийларда.

Җәвит Шакиров оныгына багышлап шигырь дә язган, малайга Сәлим дип исем кушарга булганнар.