Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров Илнар Мирановны култык астына чихуахуа этен кыстырып йөрүче дип уйлаган

Пародист яшь җырчы белән видео куйган.

news_top_970_100
Данир Сабиров Илнар Мирановны култык астына чихуахуа этен кыстырып йөрүче дип уйлаган
Видеодан скриншот

Данир Сабиров үз сәхифәсендә Илнар Миранов белән видео куйган һәм аның турындагы уйларын язган.

«Илнар Мирановның кыяфәтенә карасаң, аны култык астына чихуахуа этен кыстырып йөри торган егет дип уйларга була. Минем өчен ачыш булды: баксаң, ул авылда маллар караган, абзарның нәрсә икәнен белеп үскән егет икән.

Гадәти булмаган кыяфәт, ул тавыш! Афәрин!» — дип язган юмор остасы.

Данир Сабиров Илнарны «Татарстанның атказанган артисты» мактаулы исеме алуы белән дә котлады.

Инстачылар яшь җырчының талантлы һәм мактаулы исемгә лаеклы булуын язган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100