Рәзил Камалов белән Рәфинә Ганиуллинаның өченче улларының исеме билгеле булды | intertat.tatar

Рәзил Камалов белән Рәфинә Ганиуллинаның өченче улларының исеме билгеле булды

Кичә, 26 октябрьдә, иҗади гаиләнең уллары туды.

Рәзил Камалов белән Рәфинә Ганиуллина өченче улларына Муса исемен сайлаган. Җырчы улының туу турындагы таныклыгын инстадусларына да күрсәтте.

Кечкенә Мусаның Сөләйман һәм Айтуган исемле абыйлары бар.

Баянчы Рәзил Камалов белән җырчы Рәфинә Ганиуллинаның 26 октябрьдә өченче уллары тууы турында язган идек.