Инстачы Алинә Сафиуллинага: «Бар нәрсәңне дә салып ат инде» | intertat.tatar

Инстачы Алинә Сафиуллинага: «Бар нәрсәңне дә салып ат инде»

Җырчы купальниктан төшкән фотолар куйган.

Алинә Сафиуллина диңгездә ялдан фотолар һәм видеолар белән уртаклаша. Аларның күпчелеген купальниктан төшкән фотолар тәшкил итә.

«Ярар, куйыйм инде купальниктан, кыш көне туннан төшкән фотолар куярмын», — дип язган җырчы.

«Бар нәрсәңне дә салып ат инде», «Артыңны күрсәтергә оялмыйсыңмы?», «Нәрсәгә инде купальниктан төшкән фотолар куярга?» — дип язган бер иш виртуаль дуслар.

Ә икенчеләре исә алардан җырчыны якларга тырышкан — «Диңгездә күлмәктән йөрмәс инде», «Буй-сыны бик матур», «Купальнигыгыз матур», «Бик матур фотолар, кеше көнләшеп яза инде».