Уфа урамында подгузниклы шәрә ирләр йөргән

Уфа урамында подгузниклы шәрә ирләр йөргән
Уфаның үзәк урамында - Кәрвансарай тирәсендә сабыйлар башлыгы, подгузниклар һәм гольфилар кигән ирләр йөргән дип хәбәр итә "Кызыл таң".

Боларны үз күзләре белән күрүчеләр шунда ук фотога төшерергә ашыккан. Алар шунда ук социаль челтәрләргә таралган һәм халыкта зур канәгатьсезлек тудырган.

"Әлбәттә, ирләрнең шул рәвешле киенеп, дөресрәге чишенеп Уфа урамында йөрүләренең чын сәбәбен белүчеләр юк. Төрле версияләр арасында бу үзенә күрә шәхси үсеш тренингы диючеләр дә бар. Комментарий язучыларның күпчелеге типсә тимер өзәрлек көчле затларның бу кыланышын кискен тәнкыйтьли:

"Эшче көчләр җитми, арт сабакларын укытып, эшкә чыгарырга үзләрен!"
"Һәркем үзенчә сантыйлана башлады хәзер".
"Болар - ирләр түгел..." - фото астына әнә шундый язулар калдырганнар", дип яза басма.