Гөлдания Хәйруллина битлеккә яңа кулланылыш тапкан | intertat.tatar

Гөлдания Хәйруллина битлеккә яңа кулланылыш тапкан

Әнисеннән лайфхакны кызы Лилия Хәйруллина сторисларына куйган.

Гөлдания Хәйруллина битлекне вирустан саклану өчен түгел, ә башка максаттан кия башлаган. Җырчы машинага утыру белән битлеген киеп куя. «Нигә аны хәзер үк киясең инде, әни», — дип сораган җырчыдан кызы Лилия Хәйруллина.

«Кондиционердан борыныма салкын. Суык тия хәзер», — дип җавап биргән җырчы.

"Әнидән лайфхак», — дип, Лилия видеоны сторисларына урнаштырган.

«Яп әле шул лайфхагыңны», — дип ачуланган аны әнисе.