Хәния Фәрхи кайсы композиторны «хөрмәтле укытучым» дип атаган?

Татар эстрадасының примадоннасы биш ел элек Казан дәүләт мәдәният институтының элекке студенты Рәфкать Җәләлетдиновның битендә комментарий калдырган булган.

«Кемнәр Мәсгут Имашевның 85 еллык юбилеена бара? Әле генә хор белән җырлап торган идек, инде биш ел үтеп киткән», — дип язган Рәфкать Җәләлетдинов.

«Мәсгут абый - хөрмәтле укытучым!» — дип җавап язган булган Хәния Фәрхи.

«Саубуллашу вальсы» авторы, композитор Мәсгут Имашев әңгәмәсендә тормыш һәм язмыш турында сөйләгән иде.