Рамил хәзрәт Юнысның кызы Хәдичә мәктәпне тәмамлаган

Рамил хәзрәт Юнысның кызы Хәдичә мәктәпне тәмамлаган
2005-2012 елларда Казанның "Кол Шәриф" мәчете имамы, бик күп дини китаплар авторы Рамил хәзрәт Юнысның кечкенә кызы Хәдичә мәктәпне тәмамлаган. Соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотоларны инстаграмга Рамил хәзрәтнең олы кызы Айсылу куйган. Сүз уңаеннан, Айсылу хәзер АКШта яши.

"Әле күптән түгел генә мин мәктәпне тәмамлаган идем. Ә бүген инде мәктәпне УЛ тәмамлый. Ул инде зур үскән, яңа, зурларча тормышка әзер. Минем кадерлем, сиңа барлык башлангычларыңда уңышлар телим", - дип язган Айсылу.

Ул инстаграмда үзенең соңгы кыңгыравыннан һәм сеңлесенекеннән фотолар куйган. Икесендә дә кызлар әтисе һәм әнисе белән фотога төшкәннәр. 


Рамил хәзрәтнең кызы Хәдичә татар җәмәгатьчелегенә "Хәлимә" фильмында төп рольне уйнаган актриса буларак та таныш. Ул анда җырчы Айгөл Бариеваның улы Камил белән уйнады.