Алып баручы Рамил Хәйретдинов хатынына: «Түтием, сөяркәм, миемне ашаучым»

Рамил Хәйретдинов хатыны аның өчен кем булуын язган.

Рамил Хәйретдинов Рамиләнең аның өчен хатын гына булмавын язган. Бактың исә, Рамиләнең вазыйфалары күп икән. Рамил Рамиләгә матур сүзләрне бәйрәм көннәрендә генә әйтүен дә искәрткән.

«Кадерле Рамилә түтием! Син минем хәләл җефетем дә, якын дустым да, сөяркәм дә, апам да, сеңлем дә, сердәшчем дә, киңәшчем дә, миемне ашаучым да, тынычландыручым да, прокурорым да, адвокатым да, яклаучым да, саклаучым да, миңа ярдәм итеп торучым да, кирәк чакта тиешле урыныма утыртучым да, акчаларны дөрес урынга урнаштыручым да, көч биреп торучым да, илһамландыручым да, әлфияләндерүчем дә! Гомумән, иң кадерле кешем син минем! Әле ярый бәйрәмнәр бар, мондый матур сүзләрне мәңге ишетмәгән дә булыр идең әле, матурым. Яратып-яратылып яшик!» - дип язган ул.

Инстачылар иҗади гаиләгә изге теләкләр теләгән. Аларның матур пар булуларын язганнар. Күз тимәсен дип тә кайгыручылар булган.

«Молодец! Хатын-кызга бу кадәр матур сүзләр бар икәнен яңа гына белдем» - дип шаккаткан берәү.