Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җырлары мәңгелек» - Вәсилә Фәттахованың үлеменә 6 ел тулу уңаеннан аш уздырганнар

Вәсилә Фәттахованың тормыш иптәше Илгиз Абдракипов Коръән ашы уздырган. Әлеге чарада Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар да булган.

news_top_970_100
«Җырлары мәңгелек» - Вәсилә Фәттахованың үлеменә 6 ел тулу уңаеннан  аш уздырганнар
Илгиз Габдракиповның шәхси архивыннан

Рамилә Хәйретдинова видео да унаштырган. «Вәсилә апа Фәттахованың безнең арабыздан киткәненә бүген 6 ел… Шул уңайдан, Вәсилә апаның тормыш иптәше Илгиз абый бүген Коръән ашы уздырды.

Рамилне дә укытты.

Вәсилә апабызның урыннары җәннәттә булып, җаны тыныч булсын», — дип яза Рамилә Хәйретдинова.

Сүз уңаеннан, җырлы гаилә Вәсилә Фәттахова репертуарыннан «Бәхетебез бикле ятмасын» җырын яздырганнар. «Тормыш иптәше Илгиз абыйның хәер-фатыйхасы һәм бик зур дулкынлану белән бу җырыбызны тәкъдим итәбез», — дип яза алар.

«Монда сүзләр артык… Шулкадәр матур укый Рамил. Тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Укыткан Коръәннәре кабул булсын», «Менә шулай гомер уза инде, балалары да зурдыр инде. Вәсиләнең урыны җәннәттә булсын», «Афәрин, Рамил! Шул Коръән ашында укыганнарны кубрәк тыңлыйсы килә, ничектер күңелгә рәхәт булып китә. Аллаһ Тәгалә кабуллардан кылсын. Вәсилә җырлары мәңгелек. Гомердә дә онытылмаслык җырлар калдырып китте бит ул…"Туган як»… Гаиләсенә сабырлык, җан тынычлыгы телим. Илгиз бик акыллы, сабыр, затлы ир-ат! Вәсиләнең җаны тынычлыкта булыр, Аллаһ теләсә», — дип үз фикерләрен калдырган инстачылар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100