Сөмбел Билалова: «Элекке ирем белән хәзер аралашмыйм» | intertat.tatar

Сөмбел Билалова: «Элекке ирем белән хәзер аралашмыйм»

Җырчы инстачыларның кайбер сорауларына җавап бирде.

«Ирегез белән аерылышканнан соң аралаштыгызмы?» — дип сораган бер инстачы.

«Күпмедер вакыт аралаштык, тик хәзер юк», — дип җавап кайтарган җырчы.

«Җырларыгызның сүзләрнең онытканыгыз бармы?» дигән сорауга Сөмбел Билалова болай җавап биргән:

 «Әлбәттә. Кайвакыт бик кызыклы хәлләр була, оныткач, башка сүзләр уйлап чыгарасың. Озак еллар җырлап йөргән җырларыңның сүзләрен оныту гаҗәп хәл инде, тик булгалый».