«Минем гаиләм, минем горурлыгым» - Диләрә Илалтдинова кечкенә улын һәм ирен күрсәтте | intertat.tatar

«Минем гаиләм, минем горурлыгым» - Диләрә Илалтдинова кечкенә улын һәм ирен күрсәтте

Җырчы Инстаграм битендә матур фотолар белән бүлеште.

«Могҗизалы кышкы мизгел якынлаша. Кар яуды, кышкы кәеф сизелә. Бу минем гаиләм, минем горурлыгым, минем бар тормышым. Безнең кышкы гаилә фотосессиясе әзер. Данияр хәзер елмая, төрле позаларга керә. Тиз үсә балам, һәр мизгелне истәлеккә калдырасы килә», — дип язган ул.

«Пупсик! Күз тимәсен. Тигезлектә үстерергә насыйп булсын», — дип комментарий калдырган җырчы Ильмира Нәгыймова.

Башка инстачыларда күңелле смайллар куеп, матур сүзләрен язганнар.