Алсу Фазлыеваның уллары кечкенә сеңелләренә карата көнләшәме? | intertat.tatar

Алсу Фазлыеваның уллары кечкенә сеңелләренә карата көнләшәме?

Җырчы кызы белән урамга һава суларга чыкканда төшкән фото куйган.

Алсу Фазлыева инстачыларның «Сезнең малайлар зур бит хәзер, Зифага карата көнләшү юктыр?» дигән соравына җавап биргән.

«Бар, әлбәттә, ничек булмасын. Көнләшүләрен сиздермәскә тырышалар. «Безнең янда ятып торыгыз әле», — дип әтиләренә дә, миңа да әйтәләр. Зифага «алтыным» дип дәшкәнгә, «ә без нинди металлдан?» — дип тә сорыйлар.

Аңлыйм, бу көнләшүләр вакытлыча. Аяз белән Ильяс сеңелләренең тууын түземсезлек белән көтте һәм алар аны бик ярата. Абыйлары яныннан китми дә, минем иң зур ярдәмчеләрем: памперсын да алыштыралар, ясалма ризык (смесь) та ясап бирәләр», - дигән җырчы.