«Яшь, чибәр кияү җибәр» - Илсөя Бәдретдинова яңа концерт программасын тәкъдим итә | intertat.tatar

«Яшь, чибәр кияү җибәр» - Илсөя Бәдретдинова яңа концерт программасын тәкъдим итә

Җырчының төркемендәге егет-кызлар «амин» әйтеп тора.

Илсөя Бәдретдинова «Фәрештә түгел» дип исемләнгән яңа концерт программасы белән гастрольләргә чыкты. Язга кадәр 180 концерт билгеләнгән.

Җырчы концертын «догадан» башлаган.

«Юлларыбыз уң булсын,

Концертлар булып торсын.

Бүләкләр дә күп булсын

Җәен, кышын һәм көзен.

Илгә бәрәкәт җибәр.

Тиздән вирус та үләр.

Яшь, чибәр кияү җибәр.

Амин! Аллаһ әкбәр!» — дип көйгә салган ул.

Җырчының төркемендәге егет-кызлар аның һәр җөмләсеннән соң «амин» әйтеп тора.

Тамашачылар җырчыга соклануын белдергән һәм уңышлар теләп комментарийлар калдырган.