Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самолетта очкан вакытта стюардесса Сергей Жигуновның тешен алган

Лайнер бортында артистның теше бик каты сызлый башлаган.

news_top_970_100

Самолетта очкан вакытта Россиянең атказанган артисты Сергей Жигуновның тешен стюардесса алган. Бу турыда артист инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

Лайнерда очканда артистның теше бик каты сызларга тотына. Ул шул хакта бортпроводникларга әйтә. Кира исемле стюардесса Жигуновка ярдәм итәргә алына.

Кира дипломлы стоматолог булып чыга. Ул бик җиңел генә итеп актерның тешен ала.

Жигунов сүзләренчә, ул хәзер үзен яхшы хис итә. Кирага рәхмәт әйтә.

«Хәлем яхшы, „Константин Паустовский“ борты экипажына рәхмәт», — ди ул.

Сергей Жигунов «Три мушкетера», «Сердца трех», «Моя прекрасная няня» һ.б. фильмнары аша таныш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100