Гүзәл Уразова чәчен вентилятор белән генә киптерә

Гүзәл Уразова чәчен вентилятор белән генә киптерә
Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова инстаграмында гастрольләрдән бер күренеш элгән.

Гүзәл гримеркада чәчен вентилятор белән киптереп утыра.

"Фен булмаганда нишләргә? "Полевые условия". Чәчне менә шулай киптерергә кирәк ул. Бернәрсә кирәкми, фен да йөртәсе юк", - дип сөйли Гүзәл.

"Батарейда җылы булса, анда да киптерергә була", "Тастымал ни өчен соң ул?", "Чәчеңне вентилятор йолкымасын", - ди Гүзәлгә дуслары. 

"Гүзәл, шундый хәлгә калдың мени?" - дип җәлләп язган бер инстадашы.