Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават Фәтхетдиновның улы узышларда беренче килгәч, комментатор татарча җырлаган

Комментатор «Мин яратам сине, Татарстан» җырының бер куплетын башкарган.

news_top_970_100
Салават Фәтхетдиновның улы узышларда беренче килгәч, комментатор татарча җырлаган
https://www.instagram.com/salavat_fatkhutdinov_official/

Салават Фәтхетдиновның улы, узышчы Рөстәм Фәтхетдинов Грозныйда узган Россия боҗралы узышлар сериясенең 3 этабында беренче килгән. Бу хакта Салават Фәтхетдинов инстаграмда хәбәр итә. Җырчының улы белән горурлану хисләре ярларыннан чыгып ташый. Видео төшергәндә җырчының бик нык дулкынлануы сизелә.

«Кеше ышанмаслык. Ике узыш һәм икесендә дә җиңү. Казан — Грозный рулит. Хәзер 20 августка кадәр тынычланырга кирәк. Алда концертлар. Барыгызны да Камал театрында көтеп калам», — дип язган Салават Зәкиевич инстаграмга.

Иң кызыгы — Рөстәмнең уңышларына ярышларның комментаторы да Салаватның үзеннән ким сөенмәгән. «Рөстәм өлкәннәр зачетында да җиңү яуласа, мин сезгә туры эфирда җырларга вәгъдә биргән идем. Сүземдә торам», — дип, «Мин яратам сине, Татарстан» җырының бер куплетын башкарган ул.

«Татарстанны яратучылар җыры. Салават Фәтхетдиновның җыры. Гадәттә, ул бу җыр белән үзенең концертларын төгәлли. Ә без аның белән бу искиткеч ярышларны йомгаклап куябыз», — дигән комментатор.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100