420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
Ришат Фазлыйәхмәтовка Саба районы Шыңар авылындагы концерты вакытында ак куян бүләк иткәннәр. Җырчы башта тере бүләккә сөенгән кебек күренсә дә, ахырдан аптырап калган.
«Менә ничек зурладылар Сабада мине. Куян бүләк иттеләр бит, куян. Кая куярга инде сине куян? Ата куянга охшаган, үрчетер өчен ана куян эзлибез» — ди ул. Ахырдан Ришат куянны Салават Фәтхетдиновка бирергә кирәк дигән фикергә килә.
«Чыннан да, Салаватка Ватанны саклаучылар көненә бүләк ит», — дип киңәш итә аңа инстачылар. Шулай ук Ришатның концертын мактап, аңа уңышлар теләп тә комментарийлар калдырганнар. «Ихлас күңелдән, бик матур жырлыйсың! Командаң да бик көчле! Унышлар!» — дип яза алар.