Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинованы авызына чәчәк капкан чеби туйдырган

Җырчы ватсапка төрле рәсем җибәрүчеләрне кара исемлеккә урнаштырган.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинованы авызына чәчәк капкан чеби туйдырган
Салават Камалетдинов

Җырчы Илсөя Бәдретдинова ватсапка җибәрелә торган рәсемнәрдән туюын язган.

«Һәр көнне иртән торуыма, вацапка (ничек язылганын белмим, беләсем дә килми) «Хәерле иртә», «Матур көннәр», «Чәең тәмле булсын» ише аллы-гөлле, чәчәкле-чуклы 100 төрле рәсем килгән була. Аннары көн дәвамында тагын җыен килде-китте… Бүген шактый контактлар кара исемлеккә урнаштырылды. Башыма әз генә булса да җиңел булып китте. Кирәк хәбәрдер дип телефон сызгырган саен йөгереп барам. Ә анда авызына чәчкә капкан чеби рәсеме», — дип язып ачуын баскан җырчы.

«Иртәләрем хәерле, көннәрем матур, чәйләрем тәмле булсын өчен башымның тыныч булуы кирәк, кадерлеләрем!» — дип тә өстәгән Илсөя Бәдретдинова.

Ул шаблон рәсемнәр күпләрнең ачуын чыгаруы сер түгел инде. Инстачылар да җырчыны хуплап комментарийлар калдырган.

«Әй дөрес әйтәсең дә инде, таңнан башлана, ятканчы дәвам итә. Ничек иренмиләр, барып кулларын төясе килә»;

«Бик дөрес әйтелгән сүзләр. Һич кенә чистартып өлгереп булмый ул открыткаларны. Аңлыйм инде кайчан бик кызык видеолар була. Әллә нигә бер генә җибәрергә ярый»;

«Иртә белән торсам - 247 рәсем. Ә Илсөядә ул ничә була? Менә ничек ачуың килмәсен? Әле берсе генә дә унарны җибәрә бит», - дип комментарий калдырган инстачылар.

Рәсемнәрдән туйган кешеләр алардан котылу юлларын да өйрәткән. Әмма алар да бик үк уңайлы түгел икән.

Мондый шаблон рәсемнәргә каршы булмаучы да үз фикерен белдергән: «Әгәр алар килми торса да күңелсез икән. Мине онытмыйлар дип шатланырга кирәк».

«Телефоннан шалтыратып хәлне сорасагыз, теләкләрегезне әйтсәгез, күңелгә ятышлы. Җансыз рәсемнәрне бетереп утырасы килми шул, туйдыра», - дип язган җырчының виртуаль дусты.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Һәр көнне иртән торуыма, вацапка ( ничек язылганын белмим...беләсем дә килми) "Хәерле иртә","Матур көннәр","чәең тәмле булсын" ише аллы-гөлле ,чәчәкле-чуклы 100 төрле рәсем килгән була...аннары көн дәвамында тагын җыен килде-китте ... Бүген шактый контактлар кара списокка урнаштырылды... Башыма әз генә булса да җиңел булып китте. Кирәк хәбәрдер дип телефон сызгырган саен йөгереп барам. Ә анда авызына чәчкә капкан чеби рәсеме...??? Иртәләрем хәерле, көннәрем матур,чәйләрем тәмле булсын өчен...башымның тыныч булуы кирәк,кадерлеләрем! Сез дә дә шундый контактлар бармы ул?

Публикация от Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100