Айгөл Бариева фатирын күрсәтте - видео

Җырчы өй җыештыру өчен махсус хезмәт чакырткан.

Җырчы Айгөл Бариева фатирын акча түләп җыештырткан. Берничә хатын-кыз килеп, фатирны яхшылап чистартып киткәннәр. Бу турыда Айгөл үзе Инстаграмдагы сәхифәсендә язды.

«8 март алдыннан үземә бүләк ясадым. Гомеремдә беренче тапкыр клининг компаниясенә мөрәҗәгать иттем. Тамчы да үкенмим. Бөтен җирне юып чыктылар», — ди Айгөл.

Аш бүлмәсендәге плитка алъяпкычны да, җылыту батареялары арасын да, люстраларны да яхшылап чистартканнар. Айгөл аларны видеога төшереп, инстадусларына күрсәтте.

«Генераль җыештыру көн буена сузылды, кызлар минем кулым җитми торган бар тишеккә кереп җитте. Мондый хезмәт булуы шәп. Мин бер атнада да җыештырып бетерә алмас идем. Ә алар бер көндә ял иттерде. Алар җыештырган арада мин пәрдәләрне юып, үтүкләдем, яңадан элеп куйдым», — ди ул.

Айгөл «акчаны кая куярга белми, ялкау, үзең җыештыра белмисеңмени», дигән комментарийлар язып, вакыт уздырмаска киңәш иткән. «Мин үзем эшләгәч, хәләл акча алам, кая телим - шунда куям. Гомер узган саен, шуны аңлый башладым. Күбрәк үзеңне яратырга, карарга, ял итәргә, иркәләргә, гомумән, чын хатын-кыз булырга кирәк», — дип яза Айгөл.

Айгөлнең фатирын караңгы булган диюче дә табылган. «Бөтен җирдә реклама», - дип уфтаналар.

Инстачылар хезмәтнең бәясе белән кызыксына. Арада «ун мең» дигән җаваплар да бар. Шулай итеп өйне кешегә җыештыртырга кызыгучылар да шактый.

«Молодец, үзеңне яратырга кирәк», — дип язалар Айгөлгә.