Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләбиб Леронның хатыны Фидания ханым: «Озак үпкәләп йөри алмыйм»

Язучы, шагыйрь, журналист Ләбиб Лерон һәм аның тормыш иптәше, татар теле укытучысы Фидания ханымның бергә яши башлауларына кырык ел икән.

news_top_970_100
Ләбиб Леронның хатыны Фидания ханым: «Озак үпкәләп йөри алмыйм»
https://www.instagram.com/fidanleron/

Шушы уңайдан язучының хәләл җефете инстаграмда бик матур, эчтәлекле пост урнаштырган. Анда гомер иткән хатынның иренә булган тугры мәхәббәте дә, чиксез хөрмәте дә көн кебек ачык.

«Кырык ел икән бит! Бергә-бергә тормыш башлавыбызга кырык ел! Күпме гомер узган, күпме кием тузган… Советлар Союзында өйләнешеп, әллә нинди аңлаешсыз чорларга бергә килеп кердек. Тормыш дигән диңгезебезнең давыллы, аяусыз чаклары да күп булды, кояшлы көннәре дә, диңгезебезнең тыныч кына җәйрәп яткан вакытлары да булды. Бүгенге көнгә парлы булып килеп җиткәнбез икән, димәк, әйтешкәндә-үпкәләшкәндә туктый белгәнбез.

Дөресен әйткәндә, мин сөйләшмичә, үпкәләп озак йөри алмыйм, Ләбибун шуннан файланды инде, зур давыллар булганда „колагыма токмач элә“ белгәндер сыман. Шагыйрь бит: ике куплет шигырь язып бирә дә, андагы сөю юлларын укыган Фидания эри инде. Менә шулай тәмле сүзләргә эри-эри, Ләбибунымны алга эттем, синең белмәгән эшең юк, син эшләгәндә күңелем рәхәт чигә, дип сайрап тордым. Ул утын ярса, янында ташып тордым, печән чапса, тырма тоттым, түтәл ясаса, орлыгын чәчтем, шигырь язса, укып чыгып, бәясен бирдем. Алга таба да шулай булсын! Аллаһы Тәгаләдән икебезгә дә, балаларга-оныкларга сәламәтлек, озын матур гомерләр сорыйм! Барасы юлларыбыз озын булсын дип телим!» — дип язган Фидания ханым.

Ә берничә көн элек Ләбиб Лерон үзе дә инстаграмга кырык ел элек төшкән туй сурәтен элгән иде. Әлеге фото астына ул: «Фидания белән кавышканга нәкъ кырык ел… Нәкъ кырык ел элек бу көнне Казанның Ленин урамындагы ЗАГС бинасында язылыштык… Гадел Кутуй урамында — без яшәгән тулай торакка якын гына „Феникс“ дигән кафе бар иде. Туйны шунда уздырдык…» — дип хатирәләре беләк уртаклашкан иде.


Инстадуслары әлеге күркәм гаиләне рубин туйлары белән котлаган, изге теләкләр юллаганнар. Тигез картлык, кадер-хөрмәттә, исәнлектә, балаларының, оныкларының игелеген күреп яшәүләрен теләгәннәр. Без дә әлеге теләкләргә кушылабыз. Бәхетле карт белән карчык булып, тагын бик күп еллар иңне-иңгә куеп яшәгез, Ләбиб абый-Фидания апа! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100