Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ильмира Нәгыймова: «Гүзәл Уразова белән дуэт җырлау турында уйлыйбыз»

Ильмира Гүзәл Уразова белән бергә җырлауның балачак хыялы булуы турында язган.

news_top_970_100
Ильмира Нәгыймова: «Гүзәл Уразова белән дуэт җырлау турында уйлыйбыз»
Рамил Гали

Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдинов Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов белән бер мәҗлестә эшләгән. Уртак фотоларын Ильмира инстаграм челтәренә куйган. 

«Бүген менә шундый компания белән эшләдек. Гүзәл Әскәровна белән дуэт турында да уйлап куйдык. Минем балачактан ук аның белән дуэт җырлау хыялым бар иде. Кем белә, бәлки берәр матур җыр язып, дуэт та яздырып куярбыз әле», — дигән ул. 

«Рәхмәт, Ильмира. Күңелле очрашу булды. „Гүзәл апа, сезнең җырларны яратып җырлый идем, сезнең җырларга төшергән клиплар да бар иде“, — дигәч, үземә кызык булып китте. Шул кадәр гомер узган икән инде», — дип җавап биргән аңа Гүзәл Уразова.

Инстачыларны бу яңалык бик куандырган. «Иң матур тавышлы ике жырчы», «Татар эстрадасының матур тавышлы җырчылары сез», «Искиткеч дуэт булачак. Уңышлар», «Яхшы уй, ике матуркай. Икегез охшаш та бит сез. Икегезнең дә битләрегез чокыраеп тора. Көтәбез», — дип яза алар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100