Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минзәләдә «Китап» радиосын Екатерина II каршы алды

«Китап» радиосының авточабышы вакытында Минзәлә театрында әби-патша чорындагы тарихи вакыйгалар тәкъдим ителде.

news_top_970_100
Минзәләдә «Китап» радиосын Екатерина II каршы алды
Гадел Әхмәтҗанов

«Китап» милли радиосы Татарстан һәм Башкортстан районнары буйлап «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән авточабыш үткәрә. Радионың башкарма продюсеры Лилия Кадырова, «MINGAZOV» кавер төркеме һәм «Татар-информ» хәбәрчесе Гадел Әхмәтҗанов Казан, Мамадыш, Чаллы, Актанышта булды.

Һәр очрашуда халкыбызның һәркемгә яхшы танылган җырлары, шигырьләре яңгырый. «Китап» командасын төрле районнарда төрлечә каршы алдылар. Ә менә Минзәлә районында авточабышта катнашучыларны әби-патша Екатерина II каршы алды. Әлбәттә, патшабикә үзе үк түгел, ә дөресрәге, әби-патша образындагы Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры актрисасы чыгыш ясады.

Театральләштерелгән тамашада Бөек Екатеринаның 1781 елда Минзәләгә шәһәр статусы бирүе тасвирланды.

«Бездә „Екатерина“ күпере бар. Әби-патша Казанга килгән вакытта безнең Минзәлә аша үтәргә тиеш була. Шул чакта бу күперне яңарталар. Ләкин Екатерина бездән узмаган. Шулай да исеме сакланган. Шуңа күрә төрле чараларда шушы чорлар белән бәйле вакыйгаларны тасвирларга тырышабыз.

Миңа Екатерина II ролен еш башкарырга туры килә. Халыкка ошагач, рәхәтләнеп уйныйм. Ә бу тамаша сезнең өчен махсус әзерләнде», — диде Татарстанның халык артисты, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры актрисасы Рәзилә Муллина «Интертат»ка.

«Китап» милли радиосы Татарстан һәм Башкортстан районнары буйлап «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән авточабыш башлады. Ул 28 октябрьгә кадәр дәвам итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100